Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда уртача хезмәт хакы 73 меңгә җитте

Казанда уртача хезмәт хакы 73 меңгә җитте

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2023, 15:32

186

0

Казанда уртача хезмәт хакы 73 меңгә җитте

Казанда айлык уртача хезмәт хакы 73 мең сумга җиткән. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

«2023 елның 9 аенда уртача хезмәт хакы зур һәм урта предприятиеләрдә 73 мең сумнан артып китте һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда номиналь исәпләүдә 17,6 процентка, реаль күрсәткечләрдә 12,6 процентка артты», - дип хәбәр итә Шакиров.

Беренче яртыеллыкта Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 6 нчы урыннан 4 нче урынга күтәрелгән.

Фото: pxhere.com



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров