Онлайн трансляция

Свернуть

Казан читендәге Изумрудное күл яр буе чүп-чар белән тулган. Кем җаваплы?

Казан читендәге Изумрудное күл яр буе чүп-чар белән тулган. Кем җаваплы?

https://tnv.ru

08 Август 2024, 10:30

181

0

Казан читендәге Изумрудное күл яр буе чүп-чар белән тулган. Шәһәрнең зөбәрҗәткә тиң сулыгы хәзер аяныч хәлдә. Комлык, якындагы урман да бүген ял урынын түгел, чүплек полигонын хәтерләтә.

Монда шешәләр, кәгазьләр, төзелеш материаллары - нәрсә генә юк! Фотосүрәтләрне халык яллардан соң социаль челтәрләргә урнаштыра башлады. Изумрудное күленә безнең иҗат төркеме юл тотты. Алар монда нибары кечкенә дүрт чүп савытына юлыкты һәм ким дигәндә ун законсыз чүплек тапты. Бу урынның хуҗасы бармы? Лиана Бәхтиева репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар