https://tnv.ru
15 Август 2024, 15:56
География фәннәре докторы Юрий Переведенцев, Росгидрометның башлангыч фаразына таянып, сентябрьнең Татарстанда эссе булырга вәгъдә итүен белдерде.
Метеоролог сүзләренчә, әгәр безнең якларда Азор антициклоны өстенлек итсә, һава +30 градуска кадәр җылынырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +8..+13 градуска җитәчәк дип саный. Көндез +14..+19 градуска кадәр җылытачак.
Казанда төнлә температура +10..+12 градуска җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +16..+18 градус көтелә.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0