Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" һәм татар артистлары велосипедларда Болгарга килеп җитте!

"Болгар радиосы" һәм татар артистлары велосипедларда Болгарга килеп җитте!

https://tnv.ru

15 Август 2024, 16:13

"Болгар радиосы" хезмәткәрләре бүген куйган максатларына иреште. Иртәнге биштә Казан үзәгеннән, татар артистлары белән берлектә, Болгарга велосипедта килеп җитте.

Болгарда елдагыча бик җылы итеп бер төркем велосипедчылар каршы алды. Исегезгә төшерәбез, әлеге йөреш инде тугызынчы тапкыр уздырыла.

Юлда өч тукталыш булды - Спасс районын кергәндә, Урта Йорт күл авылы һәм Антоновка. Радио тамашачылары безне бик сагынганнар. Һәр тукталышта алкышлар, җыр-бию һәм күчтәнәчләр белән каршы алып тордылар.

Велоспортчыларның музыкаль тукталышы Болгар Мәдәни-фестиваль комплексында ЗУР КОНЦЕРТ белән тәмамланачак! Башлана 18:00 сәгатьтә, керү бушлай.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар