https://tnv.ru
04 Февраль 2025, 12:05
23
0

Кара диңгезне экологик һәлакәттән саклап калу өчен Татарстанның 35 яшь волонтёры Анапага юл тотты. Аларның күбесе - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары.
Әлеге махсус отряд Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырылган. Яшь белгечләрне Казанның тимер юл вокзалыннан озаттылар.
Кара диңгездәге фаҗига узган елның 15нче декабрендә килеп чыга. Давыл вакытында йөк суднолары һәлакәткә очрап, диңгезгә меңләгән тонна мазут акты. Быел казанлыларның һәр 5нчесе Кара диңгезгә ял итәргә барырга ниятләгән булган. 17 проценты хәзер бу планыннан баш тартырга уйлый.
Бүлешергә
Комментарии 0