Онлайн трансляция

Свернуть

Васильевода чыккан янгында 45 яшьлек ир-ат һәлак булган

Васильевода чыккан янгында 45 яшьлек ир-ат һәлак булган

https://tnv.ru

04 Февраль 2025, 11:37

115

0

Васильевода чыккан янгында 45 яшьлек ир-ат һәлак булган
Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә янгында 45 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Волостнов урамындагы ике катлы йортта ике фатир яна башлаган. Янгын сүндерүчеләр өч кешене коткарган, тагын дүртесе мөстәкыйль чыккан.

Янгын сүндерүчеләр һәлак булучының гәүдәсен тапканнар. Беренчел сәбәбләр - ут белән саксыз эш итү.

Фото: t.me/mchstatarstan



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар