Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда шәхси пансионатта 77 яшьлек ир-ат гәүдәсен табалар

Казанда шәхси пансионатта 77 яшьлек ир-ат гәүдәсен табалар

https://tnv.ru

15 Апрель 2025, 16:10

Казанда - өлкәннәр өчен булган шәхси пансионатта фаҗига килеп чыга. Йортның тәрәзә астында 77 яшьлек пенсионерның гәүдәсе табылган. Аңа учреждение хезмәткәрләре күреп ала. 

Шәхси пансионат Казанның Мирный бистәсендә, Түбән Тагил урамында урнашкан. Территориядә ике бина. Нәкъ биредә кичә иртән куркыныч табылдыкка юлыгалар. Тәрәз астында 77 яшьлек пенсионерның гәүдәсе ята торган була. Бистәдә яшәүчеләр сүзенә караганда, ир икенче каттан егылып төшкән. Хезмәткәрләр табып алганда, ул инде суламый иде диләр. Хәзер тикшерү эше бара.

Гадәттән тыш хәлгә нәрсә сәбәпче булырга мөмкин иде? Безнең хәбәрчеләр ачыкларга тырышты, бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.   

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар