https://tnv.ru
09 Июнь 2025, 11:40
9
0

Татарстанда 2026 елдан электр энергиясе өчен түләүне яңача исәпли башларга мөмкиннәр.
Моның өчен кулланучыларны 3 төркемгә бүләләр. Уттан күпме файдалану күләменә карап, аерым тариф буенча түләргә туры киләчәк. Әлегә 100 киловатт тотылса да, 10 мең булса да - хакы һәркемгә бертөрле. Үзгәреш кертү - федераль закон таләбе. Бу хакта бүген Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясендә белдерделәр.
Татарстанлыларның күп өлеше үзгәрешне сизмәячәк, ди белгечләр. Әлеге яңалык - эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, законсыз рәвештә электр энергиясен күпләп тотучыларны фаш итүгә юнәлтелгән. Реформаның үзенчәлеге хакында Рүзәл Шәрипов сөйләр.
Бүлешергә
Комментарии 0