Онлайн трансляция

Свернуть

"Сез – безнең төп яклаучы": Рөстәм Миңнехановтан киләсе сайлауларда катнашуны сорадылар

"Сез – безнең төп яклаучы": Рөстәм Миңнехановтан киләсе сайлауларда катнашуны сорадылар

https://tnv.ru

09 Июнь 2025, 17:14

61

0

"Сез – безнең төп яклаучы": Рөстәм Миңнехановтан киләсе сайлауларда катнашуны сорадылар
Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәр көне уңаеннан "Ватанны саклаучылар" фонды координаторлары белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм каналында хәбәр итте.

Очрашу "Восхождение" тернәкләндерү үзәгендә чәй өстәле артында уза, анда быел СВО катнашучылары өчен стационар бүлек оештырылган.

Римма Сыдыкова - социаль координаторларның берсе, махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны. Әңгәмә вакытында иреннән һәм хәрбиләрдән сәлам җиткерде һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановтан киләсе Рәис сайлауларында катнашуны сорады.



Фото: Марсель Бадыкшин / rais.tatarstan.ru

Видео: t.me/galimovatatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар