Бүген атнасына дүртенче тапкыр Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турындагы кисәтү гамәлдә булды
https://tnv.ru
15 Август 2025, 15:13
57
0
Бүген Татарстанда кабат пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы булу турындагы кисәтү гамәлдә иде. Бу атнада ул инде 4нче тапкыр ясала. Иртәнге 6да кертелеп көндезге 10да алынды.
Һава аланнарын япмадылар, алар гадәттәгечә эшләде.
Төнлә илнең берничә төбәгендә 53 дрон бәреп төшерелгән. Шуларның 7се - күрше Самарада, дип хәбәр итәләр Оборона министрлыгында.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0