https://tnv.ru
15 Август 2025, 15:20
61
0
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе бүген Республика Рәисе сайлавына бюллетеньнәрнең формасын раслады, дип хәбәр итә "Татарстан хәбәрләре" редакциясе.
Анда кандидатларның исеме, кыскача биографиясе язылачак. Туган елы, яшәү урыны, хәзерге төп вазифасы, аларны тәкъдим иткән сәяси партия турында мәгълүмат бирелә. Бюллетеньнәр ике телдә- русча һәм татарча бастырылачак. Аларны 2 миллион 923 мең 100 данәдә әзерлиләр.
Быелгы сайлауда 4 кандидат катнаша. "Бердәм Россия"дән - Рөстәм Миңнеханов, КПРФтан - Хафиз Миргалимов, "Россия пенсионерлары социаль гаделлек өчен партиясе"ннән Виталий Смирнов һәм ЛДПРдан Руслан Йосыпов.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0