Онлайн трансляция

Свернуть

2025 елда Россиядә көзге чакырылыш башлану көне билгеле

2025 елда Россиядә көзге чакырылыш башлану көне билгеле

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2025, 14:49

Быел Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башлана һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шул ук вакытта Ерак Төньякның аерым районнарында һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрдә көзге чакырылыш 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак. Бу климат үзенчәлекләренә бәйле.

Исегезгә төшерәбез, быелгы чакырылыш кампанияләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында, шулай ук РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән елда уза.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар