https://tnv.ru
22 Октябрь 2025, 17:03
22 октбярь «ШАЯН ТВ» телеканалы студиясендә балалар өчен татар һәм рус телләрендә «ШАЯН ШОРТС» дип аталган яңалыклар программасын тәкъдир иттеләр.
«ШАЯН ТВ» каналы милли журналистикада яңа буын үстерә! 2025 елның 5 сентябреннән «ШАЯН ТВ» телеканалында балалар өчен хәбәрләр программасы - «ШАЯН ШОРТС» эфирда һәм социаль челтәрләрдә! Әлеге проектта яшь хәбәрчеләр яшьтәшләре кызыксынган темаларны яктырталар, төрле сорауларга җавап эзлиләр, иң мөһиме яңалыклар казанында кайныйлар. Яңалык кайда - яшь хәбәрче шунда! Бу проектны балалар - идеядән башлап репортаж төшерү, интервью алу, монтажга кадәр бөтен эшне үзләре эшли.
Бу проект журналистларның яңа буынын тәрбияли. Киләчәктә балаларга үз-үзләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тудыра.
Программадагы «Краш-репортаж» «ШАЯН news», «Һава торышы», «Шортсик», «Ферма вайб» һ.б. сәхифәләре популярлык казанды. «ШАЯН ШОРТС» ның төп максаты – яңалык җиткерү генә түгел, яшь хәбәрчеләрне берләштерү, аларның иҗади потенциалын ачу, мультимедиалы мохиттә журналистика буенча гамәли күнекмәләр бирүдән гыйбарәт.
«ШАЯН ШОРТС» программасы өчен хәбәрче һәм алып баручыларны эзләү максатыннан үткәрелгән кастингта 130 бала катнашты. Алар арасыннан 35е икенче турга үтте. Сынауларны уңышлы узган 20 финалист программаларда төшү мөмкинлегенә ия булды.
Программаны алып барырга ясалма фәһем ярдәмендә булдырылган хәбәрчебез Шортсик та ярдәм итә.
Проектның географиясе Татарстан белән генә чикләнми. «ШАЯН ШОРТС»ка республиканың төрле почмакларыннан (Чирмешән, Лаеш, Арча районнары), Россиянең башка төбәкләре (Мәскәү) һәм чит илләрдән (Әнкара, Төркия) материаллар килә.
Тәкъдир итү кысаларында яшь хәбәрчеләр «ТНВ» медиахолдингы җитәкчесе Илшат Юныс улы Әминев белән очрашты. Проектны әзерләүче иҗади команда исә турыдан туры төшерү студиясендә яңалыклар әзерләү серләре белән бүлеште.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0