https://tnv.ru
10 Июль 2026, 16:50
752
0

Татарстанның Алексеевск районында 15 яшьлек малай батып үлгән. Фаҗига бүген көндез Коры Көрнәле авылы янындагы күлдә булган, дип хәбәр иттеләр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Һәлакәт турында хәбәр ашыгыч хезмәтләргә «Глонасс-112» системасы аша 14:11 сәгатьтә килеп ирешкән. Шаһитлар яшүсмерне судан чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган, әмма баланы коткарып кала алмаганнар.
Фаҗиганең сәбәбе — җиһазландырылмаган урында су коену.
Фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүлешергә
Комментарии 0