Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада дрон һөҗүменнән зыян күргән йортта яшәүчеләр фатирларына кайтты

Түбән Камада дрон һөҗүменнән зыян күргән йортта яшәүчеләр фатирларына кайтты

https://tnv.ru

31 Август 2026, 11:14

6

0

Түбән Камада дрон һөҗүменнән зыян күргән йортта яшәүчеләр фатирларына кайтты
Республика көнендә Түбән Камада Чабьинская урамындагы 3нче йортта яшәүчеләр үз фатирларына кайта алды. 12 июньдә йорт дроннар һөҗүменнән зыян күргән иде.

Район башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, йортта электр, су һәм газ белән тәэмин итү торгызылган, лифтлар эшли. Ул йортта яшәүчеләр белән шәхсән очрашып, аларга нинди авыр кичерешләр аша үтәргә туры килгәнен билгеләп үтте.

«Безнең өчен йортны торгызу гына түгел, ә моны мөмкин кадәр тиз эшләү дә принципиаль мөһим булды», — дип ассызыклады ул.

Хәзер йортта капиталь ремонт төгәлләнеп килә: инженер челтәрләре һәм лифтлар алыштырыла, түбә, фасад, баскыч мәйданчыклары һәм керү төркеме төзекләндерелә. Ремонтны бер атна эчендә тәмамлау планлаштырыла.

Фото: max.ru/channel_Radmir_Belyaev

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар