Онлайн трансляция

Свернуть

Декрет ялы вакытында отпуск көннәре җыеламы?

Декрет ялы вакытында отпуск көннәре җыеламы?

https://tnv.ru

31 Август 2026, 11:32

10

0

Декрет ялы вакытында отпуск көннәре җыеламы?
Йөклелек һәм бала табу буенча ял еллык түләүле ял исәпләү өчен стажга кертелә. Бу чор өчен тиешле ял көннәре саклана, дип хәбәр итә Россия Хезмәт министрлыгы.

Стандарт декрет ялы вакытында — 140 көн дәвамында — еллык ял озынлыгы 28 көн булса, якынча 11 ял көне җыела. Аларны декреттан соң ук яки бала карау ялы тәмамлангач файдаланырга мөмкин.

Шул ук вакытта ведомство хәбәр иткәнчә, бала карау ялы — 1,5 һәм 3 яшькә кадәр — еллык ял исәпләү өчен стажга кертелми. Шуңа күрә бу чор өчен ял көннәре җыелмый.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар