Онлайн трансляция

Свернуть

Игенче өчен ике сынау: һава торышы һәм ашлык бәясе | Адымнар

Игенче өчен ике сынау: һава торышы һәм ашлык бәясе | Адымнар

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2026, 17:27

0

0

Игенче өчен ике сынау: һава торышы һәм ашлык бәясе | Адымнар
Татарстан игенчеләре өчен һаман да катлаулы сезон тәмамлана алмый. Урак айларының яңгырлары эшне тоткарлый, ашлык югалтуларына китерә һәм аның сыйфатын төшерә. Бу атнада кырлардан амбарларга 3 миллионынчы тонна бөртек кайтты.

Һава шартлары беренче сынау булса, икенчесе - җитештергән ашлыкны кемгә һәм күпмедән сату. Быел су юлы аша чит илләргә җибәрү катлауланган. Көньяк диңгез портларының утка тотылуы - экспортның бу алымына ышанычны киметә. Узган ел без 49 илгә авыл хуҗалыгы продукциясе сатсак, быел 35кә калган. Шуңа күрә холдинглар альтернатив юлларны эзләргә, димәк, логистиканы үзгәртергә мәҗбүр. Шул ук вакытта җитештергәнгә бәя юк, ди авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре. Мондый күренеш инде берничә ел дәвам итә.

Менә бу атнада РосСТАТ мәгълүмат бастырып чыгарды. Быел Татарстанда чәчүлек мәйданнарын 8,4%ка киметкәннәр. Сүз монда бөртекле культуралар турында бара. Эш шунда ки, аларны елдан-ел югары маржиналь культураларга алыштыралар. Көнбагыш, рапс, кукуруз, шикәр чөгендере, сояга өстенлек бирелә башлаган. Шул рәвешле, игенчеләр бераз булса да сатудан файданы арттырмакчы.

Татарстанда буенча бүген ашлык 83% мәйданнан җыеп алынган. Уракның финалы ничек бара һәм ашлык базарында нинди вәзгыять хөкем сөрә? Алия Хәйретдинова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар