https://tnv.ru
15 Сентябрь 2026, 16:42
0
0
Россиянең йөк ташу базары - икенче атнасын тотрыксызлык кичерә. Әгәр заказ биргән товарыгыз, я төзелеш материалыгыз вакытында килми икән, аптырарга кирәкми. Моның җитди сәбәбе. Эш шунда ки, 1нче сентябрдән илдә йөк ташуга кагылышлы яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Алар мәҗбүри. Йөкне җибәрүче, аны озата баручы экспедитор оешмасы, техника бн тәэмин итүче компания һәм товарны алучылар барысы да электрон документ әйләнешенә күчәргә тиеш иде. Йөкне авылдан җибәрәме, шәһәрдәнме, төбәкләр арасында йөриме - барысына да таләп бер.
Моңарчы дәүләтнең мәгълүмати системасын - ул ГИС ЭПД дип атала - 4 ел сынадылар. Хәзер ил буенча 38 мең оешма шушы базага тоташкан, аның аша атнасына миллионнан артык электрон документ тутырыла. Әмма беренче эш атнасы ук күчешкә әзер булмауны күрсәтте, ди оешма җитәкчеләре. Чылбырда катнашучыларның берсе генә булса да теркәлмәгән икән, электрон юлламаны - накладнойны тутырып булмый.
Татарстаннан кайбер эшмәкәрләр чарасын күрүне сорап Дәүләт Думасы җитәкчелегенә, шулай ук Россиянең элемтә министры Максуд Шадаевка хат юллаган. Республиканың кечкенә генә авылында яшәүче эшмәкәр - ашлык ташый алмый интегә, чөнки документын терки алмый. Теркәр дә иде ул аны, әмма соңгы вакытта интернет юк ди. Менә шундый бөек котылгысызлык килеп чыга. Яңа норманы беркем дә туктатмаячак билгеле. Әмма ни өчен аңа әзерлексез кергәннәр? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0