Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда Сайлау уңаеннан оештырылган масштаблы фотоконкурсның беренче җиңүчеләре билгеле булачак

Иртәгә Татарстанда Сайлау уңаеннан оештырылган масштаблы фотоконкурсның беренче җиңүчеләре билгеле булачак

https://tnv.ru

17 Сентябрь 2026, 16:00

94

0

Иртәгә Татарстанда Сайлау уңаеннан оештырылган масштаблы фотоконкурсның беренче җиңүчеләре билгеле булачак

18, 19 һәм 20 сентябрьдә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштеглары астында масштаблы республикакүләм фотоконкурс узачак. Анда Татарстанның һәр гаиләсе катнаша ала. Җиңүчеләргә өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 смартфоны уйнатылачак.

Конкурста катнашу өчен фотосурәтне 18 сентябрьдә 08:00дән 20 сентябрь 20:00гә кадәр урнаштырырга кирәк.

Катнашу тәртибе:

  1. 18, 19 яки 20 сентябрьдә 08:00дән 20:00гә кадәр Татарстандагы сайлау участогы фонында, бинаның тышкы ягыннан, махсус беләзек белән гаилә фотосын төшерергә. Беләзекләр тавыш биргән кешеләргә сайлау участоклары янында бирелә.

  2. Фотосурәтне «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биттә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән 18 сентябрьдә 08:00дән 20 сентябрьдә 20:00гә кадәр урнаштырырга.

Конкурста катнашу шартлары

  • гаилә белән төшкән фотода сайлау участогының тышкы ягы һәм керү өлешенең танырлык элементы — язуы, плакаты яки баннеры күренергә тиеш;
  • фотода Татарстандагы сайлау участоклары янында тавыш бирүчеләргә бирелә торган кимендә бер махсус беләзек булырга тиеш;
  • фотода кимендә ике гаилә әгъзасы катнашырга тиеш, аларның берсе 18 яшьтән өлкән булуы шарт;
  • фотосурәт һәм #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштеглары катнашучының «ВКонтакте»дагы шәхси битендә нәкъ менә 18 сентябрьдә 08:00дән 20 сентябрьдә 20:00гә кадәр урнаштырылырга тиеш;
  • хэштеглар фотосурәт белән бер постта булырга тиеш. Аларны комментарийларда урнаштыру исәпкә алынмый;
  • фотоконкурста Татарстанда даими яки вакытлыча теркәлгән республика халкы гына катнаша ала. Теркәлү паспортта күрсәтелгән булырга тиеш;
  • катнашучының «ВКонтакте»дагы шәхси бите фотоконкурс дәвамында ачык булырга һәм 18 яшькә җиткән кешегә карарга тиеш.

Конкурста катнашуның тулы шартлары белән «Татарстан Алга» «ВКонтакте» берләшмәсендәге «Фотоконкурс кагыйдәләре» бүлегендә танышырга мөмкин.

Бүләкләр уйнату тәртибе

18, 19 һәм 20 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән:

  • 09:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 10:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 11:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 12:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 13:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 14:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 15:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 16:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 17:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 18:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 19:00 — 1 iPhone 17 смартфоны;
  • 20:15 — 1 Sollers ST8 автомобиле.

20:15 тәге вакыт алдан күрсәтелгән, ул үзгәрергә мөмкин.

Көн дәвамында урнаштырылган фотосурәт конкурста калачак һәм кайчан урнаштырылуына карамастан, 20 сентябрьдә 20:00гә кадәр узачак барлык бүләк уйнатуларында катнашачак.

Бүләкләрне уйнатуның туры эфирлары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә «Татарстан Алга» «ВКонтакте» берләшмәсендә күрсәтеләчәк. Моннан тыш, 18 һәм 19 сентябрьдә 20:15тә, шулай ук 20 сентябрьдә 08:00дән 21:30га кадәр бүләкләр уйнату ТНВ телеканалында туры эфирда трансляцияләнәчәк.

Трансляцияләрнең вакыты үзгәрергә мөмкин. Актуаль мәгълүматны 18, 19 һәм 20 сентябрьдә «Татарстан Алга» «ВКонтакте» берләшмәсендә күзәтергә кирәк.

* Фотоконкурс лотерея булып саналмый, рискка нигезләнмәгән һәм реклама түгел. Анда катнашу бушлай һәм ирекле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар