https://tnv.ru
13 Октябрь 2026, 10:44

Казанның М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең күчмә медицина комплексы Татарстанның Биектау районы Шәпше авылында эшли башлады. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күчмә бригаданың төп бурычы — җирле халыкны диспансеризацияләү. Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, мондый профилактик тикшерүләр җитди авыруларны башлангыч чорында ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга ярдәм итә.
Ел башыннан «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында күчмә поликлиника табиблары 8 550 кешене тикшергән һәм кирәкле дәвалау билгеләгән.
Фото: пресс-служба Минздрава РТ
Бүлешергә
Комментарии 0