Онлайн трансляция

Свернуть

Республиканың дәүләт автоинспекциясендә машина тәгәрмәчләрен алыштыру вакыты җитүе турында искәрттеләр

Республиканың дәүләт автоинспекциясендә машина тәгәрмәчләрен алыштыру вакыты җитүе турында искәрттеләр

https://tnv.ru

29 Октябрь 2026, 13:50

Республиканың дәүләт автоинспекциясендә машина тәгәрмәчләрен алыштыру вакыты җитүе турында искәрттеләр
Көннәр аяз торуга карамастан, кышка озак калмады. Республиканың дәүләт автоинспекциясендә бүген машина тәгәрмәчләрен алыштыру вакыты җитүе турында искәрттеләр.

Тәүлекнең уртача температурасы плюс 5-7 градустан артмаса, ә төннәрен ул нольдән түбән төшсә, кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә кирәк. Җәйге резина салкында тыгызлана һәм сыгылмалылыгын югалта. Тормозга баскач, машинаны тиз генә туктатып булмый.

Закон буенча, кышкы тәгәрмәч 1нче декабрьгә кадәр куелырга тиеш. Әмма белгечләр кар яуганны көтмәскә, бу эшне озакка сузмаска киңәш итә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар