Онлайн трансляция

Свернуть

Kazan Digital Week югары технологияләр халыкара форумы ачылды: 76 илдән 19 мең кеше катнаша

Kazan Digital Week югары технологияләр халыкара форумы ачылды: 76 илдән 19 мең кеше катнаша

https://tnv.ru

29 Октябрь 2026, 13:00

Kazan Digital Week югары технологияләр халыкара форумы ачылды: 76 илдән 19 мең кеше катнаша
Бүген Казанда Kazan Digital Week югары технологияләр халыкара форумы ачыла. Анда 76 илдән 19 мең кеше катнаша.

«Казань Экспо»да атна ахырына кадәр ясалма фәһемне тормышта куллану мәсәләләре турында фикер алышачаклар. Форумның мөһим чараларының берсе - Россиянең цифралы усеш министры Максут Шадаев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш. Шулай ук аның программасына MAX платформасында Бөтенроссия хакатоны мәсьәләсе, төрле масус профиль утырышлар кертелгән. Барлыгы 172 чарада Россия, Малайзия, Сенегал, Камбоджа һәм башка илләрдән килгән 1300 белгеч чыгыш ясаячак.

Kazan Fashion Week дип аталган мода күрсәтү форумны бизәячәк. Ул җомга һәм шимбә көннәрендә Казан Ратушасында уза. Россиядәге Халыклар бердәмлеге елына багышланган үзенчәлекле чыгышлар да булачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар