Онлайн трансляция

Свернуть

Казан автобусларында билетны 60 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итәләр

Казан автобусларында билетны 60 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итәләр

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2026, 12:10

Казан автобусларында билетны 60 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итәләр
Киләсе елдан Казанда җәмәгать транспортына билет бәясе күтәрелергә мөмкин. Моны башкаланың пассажирлар йөртүче оешмалары сорый. Акчалата түләгәндә - 60, банк картасы белән - 50 сумга җиткерергә тәкъдим итәләр.

Алар моны ягулыкка, транспортка техник хезмәт күрсәтүгә чыгымнарның артуы һәм шофёрларның хезмәт хакын күтәрү зарурлыгы белән бәйли. Күптән түгел безгә җәмәгать транспортында кадрлар кытлыгын хакимият нәкъ менә түбән хезмәт хаклары белән аңлаткан иде. Шул ук вакытта пассажирлар бәяләр Мәскәүнеке кебек, ә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе яхшырмый дип зарлана. Карарны кем һәм кайчан кабул итәчәк? Алия Сабирова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар