Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яучылар үзәге: Буйдаклык белән ялгызлык мәсьәләсен ничек хәл итмәкчеләр? | Адымнар

Татарстанда яучылар үзәге: Буйдаклык белән ялгызлык мәсьәләсен ничек хәл итмәкчеләр? | Адымнар

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2026, 13:29

Татарстанда яучылар үзәге: Буйдаклык белән ялгызлык мәсьәләсен ничек хәл итмәкчеләр? | Адымнар
2025нче елда Татарстанда 24 мең гаилә корылган һәм 10 800 пар аерылган. Быелгы саннар әзер түгел, алар гыйнварда гына булачак. Шуңа без әлегә узган ел нәтиҗәсеннән чыгып кына фикер йөртә алабыз. 2025тә - өйләнешүчеләрнең саны 1.7%ка арткан, ә аерылышулар 20%ка кимегән. Шул ук вакытта гаилә таркалу күрсәткече бездә югары булып кала.

Бу атнада җәмгыятьтәге ялгызлык мәсьәләсен чишү максатыннан мөслимәләр берлеге — Татарстанда «профессиональ яучылар институты» булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Белгечләр әйтүенчә, буйдаклык социаль проблемага әйләнде. Элемтә чаралары кул астында булуга карамастан, кеше аралаша һәм бер-берсен таба алмый. Бу өлкәдә ярдәм күрсәтерлек, әзерлекле кешеләрнең булмавы — җәмгыять һәм безнең очракта милләт файдасына түгел. Профессиональ яучылар эшне нидән башлады һәм алар хәлне үзгәртә алырмы? Алия Хәйретдинова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар