Онлайн трансляция

Свернуть

Кави Нәҗми елы һәм Тукай һәйкәле: Түбән Новгород татарларының милли яңарышы | Адымнар

Кави Нәҗми елы һәм Тукай һәйкәле: Түбән Новгород татарларының милли яңарышы | Адымнар

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2026, 16:50

Кави Нәҗми елы һәм Тукай һәйкәле: Түбән Новгород татарларының милли яңарышы | Адымнар
Бүгенге чыгарылышны без Түбән Новгород өлкәсеннән башларбыз. Әлеге төбәк 2026да безне гаҗәпләндерүче буларак тарихка керәчәк.

Беренчедән, алар бу елны Кави Нәҗми елы дип игълан иткән иде. Күз алдына китерегез, бу Татарстан түгел, ә Россиянең милли булмаган регионы. Икенчедән, бер елда — ике татар шәхесенә һәйкәл куелды. Бер ай элек Кави Нәҗмигә, ә бу атнаның җомгасында сергачлар Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерде.

Сергач шәһәре — Түбән Новогородның татар үзәге. Алар тимер юл узу сәбәпле, Мәскәү татарлары һәм башка төбәкләр бн бн элемтәләрне саклап килде. Әмма бу бер яктан уңай булса, икенчедән, зур шәһәрләр яшләрне үзләренә тарта. 2021нче елгы халык санын алудан соң, өлкәдә татарларның 44 меңнән 26 меңгә калуы ачыкланды. 40%ка кимегәннәр. Шушы форсаттан, төбәктә татар әдибенә һәйкәл куелу — милләт өчен зур әһәмияткә ия. Моның шулай икәнен Алия Хәйретдинова күреп кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар