Онлайн трансляция

Свернуть

140 гаиләнең тарихын өйрәнгән ханым: Яр Чаллыда шәҗәрә фестивале

140 гаиләнең тарихын өйрәнгән ханым: Яр Чаллыда шәҗәрә фестивале

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2026, 17:54

140 гаиләнең тарихын өйрәнгән ханым: Яр Чаллыда шәҗәрә фестивале
Үз нәселенең тамырларын 22нче буынга кадәр барлаган кешеләр, мәктәп шәҗәрәсен төзегән кыз, 140 гаиләнең тарихын өйрәнгән ханым. Яр Чаллыда үткән «Шәҗәрә - минем нәсел ыруым» дигән фестивальдә катнашучылар үзенчәлекле эшләрен тәкъдим итте.

Анда Татарстанның 32 районы, Россиянең 14 төбәге һәм Казахстаннан 150дән артык проект кабул ителгән. Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы буенча үткәрелә. Гореф-гадәтләр, гаилә кыйммәтләрен киләчәк буынга тапшыру һәм ата-бабаларыбыз мирасына сакчыл караш тәрбияләүне күздә тота.

Милли мохит — Луиза Сафуанова репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар