Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Россия халкы Владимир Жириновский белән хушлаша

Бүген Россия халкы Владимир Жириновский белән хушлаша

https://tnv.ru

08 Апрель 2022, 10:41

1809

0

Бүген Россия халкы Владимир Жириновский белән хушлаша
Бүген Россиядә ЛДПР фракциясе лидеры, сәясәтче Владимир Жириновский белән хушлашалар. Владимир Жириновскийны 8 апрель Мәскәүнең Троекурово зиратында җирләячәкләр. Сәясәтче белән хушлашу Союзлар Йортының Колонналар залында узачак.

Сәясәтче белән хушлашу мәрасимендә Россия Президенты Владимир Путин катнашачак, дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, озак вакытлы авырудан соң - ЛДПР партиясе рәисе - Владимир Жириновский вафат. Аңа 75 яшь иде. Сәясәтче соңгы 30 елда Россиянең либерал-демократлары партиясен җитәкләде. 1993нче елдан бирле - Дәүләт Думасы депутаты.

Владимир Жириновскийның вафаты турындагы хәбәрне Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте.

"Авыр һәм озак авырудан соң Владимир Вольфович Жириновский вафат булды. Ачык, талантлы сәясәтче иде. Дөньяның ничек оештырылуын һәм күп нәрсәне алдан күргән кеше. Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе лидеры. Ул һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә булды. Аның шәхесе шулкадәр масштаблы ки, аннан башка хәзерге Россиянең сәяси системасы үсеше тарихын күз алдына китерүе кыен", - диде Володин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров