Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Киров районында яшәүчеләр кабат сусыз калачаклар

Казанның Киров районында яшәүчеләр кабат сусыз калачаклар

https://tnv.ru

09 Август 2022, 12:10

341

0

Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.

Казанның Киров районында яшәүчеләр кабат сусыз калачаклар
11 августта Казанның Киров районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.

11 августның 9:00 сәгатьтән 12 августның 6:00 сәгатькә кадәр Кече Крыловка урамы 27, Аркылы-Базар урамы 32, Серов урамы 48, 48 корпус 2 һәм 3 буенча су булмаячак.

Су белән автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

Фото: krasivosti.pro

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров