Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды
https://tnv.ru
29 Август 2022, 17:26
67
0
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә Президент матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүләкләр тапшыру Республика көне алдыннан уза. «Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне безне туган республикага булган җылы хисләр берләштерә, без монда яшибез һәм планнар корабыз. Татарстан – төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм дус яши торган зур гаилә», - диде ТР Президенты.
РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләренә 50дән артык татарстанлы лаек булды. Алар арасында сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, иҗат эшлеклеләре, хәйриячеләр, шулай ук Ватанны саклаучылар бар.
Фото: president.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0