Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

https://tnv.ru

28 Октябрь 2022, 12:19

Татарстанның Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Әлеге карар депутатлар тарафыннан район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясендә кабул ителде, дип яза "Татар-информ"

«Ильяс Рәсим улына уртак эшчәнлек өчен рәхмәт әйтәсем килә, ул көчле җитәкче буларак, Яшел Үзән районы өчен күп эшләр башкарды, аның вакытында күп кенә өлкәләрдә уңай динамика күзәтелде», - диде район башлыгы Михаил Афанасьев. «Яшел Үзән минем туган шәһәремә әверелде. Зур һәм көчле командада эшләп, мин зур тәҗрибә тупладым, үз тормышымда мөһим этапны уздым», - диде Ганиев.

Депутатлар алдында ясаган чыгышында, Ильяс Ганиев федераль структурада башка вазифа (төзелеш тармагы белән бәйле) башкарачагы турында әйтте.

Ильяс Ганиев район Башкарма комитетын 2020 елның октябреннән җитәкләгән.

Фото: телеграм-канал «Официальный Зеленодольск»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар