Онлайн трансляция

Свернуть

Кремль: Мәскәүдә теракт вакытында Владимир Путин зыян күрмәде

Кремль: Мәскәүдә теракт вакытында Владимир Путин зыян күрмәде

https://tnv.ru

03 Май 2023, 17:37

487

0

Кремль: Мәскәүдә теракт вакытында Владимир Путин зыян күрмәде
Киев режимы ике пилотсыз очкыч белән Россия Президентының Кремль резиденциясенә һөҗүм итмәкче булган. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике пилотсыз очу аппараты Кремльгә юнәлдерелгән. Хәрби һәм махсус хезмәтләр тарафыннан радиолокацион көрәш системаларын кулланып үз вакытында очкычларны сафтан чыгарган.

Бу террорчылык акты нәтиҗәсендә Россия Президенты Владимир Путин зыян күрмәгән.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров