https://tnv.ru
13 Февраль 2025, 09:31
217
0

Кичә кич Россия Президенты Владимир Путин телефон аша Америка Кушма Штатлары лидеры Дональд Трамп белән сөйләште. Сөйләшү нечкәлекләрен кремль матбугат хезмәте ачты.
Аерым алганда, дәүләт башлыклары Россия һәм АКШ гражданнарын алмашу белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. АКШ президенты Америка ягы барлык килешүләрне үтәячәк, дип ышандырды.
Моннан тыш, Украина конфликтын җайга салу темасы каралган. Дональд Трамп хәрби хәрәкәтләрне тизрәк туктату һәм проблеманы тыныч чаралар белән хәл итү яклы булуын белдергән.
Владимир Путин, үз чиратында, конфликтның беренче сәбәпләрен юк итү кирәклеген искәртте. Атышны туктату вакытлыча булмаска тиеш.
Америка Президенты илләрнең тыгыз эшләү вакыты килеп җиткәнен искәрткән, Путин хуплаган.
Әңгәмә барышында якын көнчыгышны җайга салу, Иран атом-төш программасы, шулай ук икътисад өлкәсендә ике яклы Россия-Америка мөнәсәбәтләре темалары кузгатыла.
Россия Президенты АКШ президентын Мәскәүгә чакырган. Россия АКШ фазыйфаи затларын, шул исәптән Украина мәсьәләсен җайга салу өчен, кабул итәргә әзер.
Владимир Путин һәм Дональд Трамп алга таба да сөйләшүләрне дәвам итәргә килешкәннәр, шул исәптән күрешеп тә.
Фото: kremlin.ru

Бүлешергә
Комментарии 0