Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

https://tnv.ru

30 Август 2025, 09:00

Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. 

"Сезне чын мәгнәсендә халык бәйрәме белән котлыйм! 30 августта - кайда булуыбызга карамастан, һәрберебезнең күңелен туган җирне ярату һәм аның өчен горурлык хисе били. Без илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән хөрмәтле ветераннарыбызга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ихтирам белдерәбез, гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Рухи-әхлакый хәзинәләр, мәдәни байлыкларыбызның югалуына юл куймаган, туган телләрне безгә тапшырган өлкән буынга чиксез рәхмәтлебез. Республиканың үсешенә саллы өлеш кертүче яшьләребез - аларның лаеклы варислары. 

Татарстанлыларның фидакарь хезмәте җитештерү өлкәсен, технологияләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Авыл халкының тырышып эшләве нәтиҗәсендә кырлардан бай уңыш җыеп алыныр дип көтәбез: Республика үзен иң кирәкле азык-төлек белән тәэмин итәчәк. Фән, мәгариф, медицина, спорт һәм мәдәният эшлеклеләре һәрвакыттагыча зур казанышларга ирештеләр. Татарстанда яңалыкка омтылыш зирәк акылга нигезләнә: традицияләргә тугрылык саклаган хәлдә, без алга барудан тукталмыйбыз. Республиканың җиңүләре ул - һәрберебезнең саллы эш нәтиҗәсе". 

Республика Рәисе һәркемгә бәхет, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек теләгән.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар