https://tnv.ru
30 Август 2025, 10:32
Бәйрәм уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин - социаль челтәр аша республика халкына мөрәҗәгать итте.
"Татарстан - илебезнең төрле өлкәләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең газиз Ватаны, татар теле, халкыбызның рухы, мәдәнияте, әдәбияты, меңъеллык тарихы сакланган, дөнья күләмендә танылу алган абруйлы республика. Ул - Көнбатыш һәм Көнчыгыш цивилизацияләрне тоташтыручы, җир шарында яшәүче халыкларны очраштыручы дуслык күпере. Татарстан Республикасы, аның күпмилләтле халкы - гасырлардан килгән әлеге миссияне зур горурлык һәм ихласлык белән башкара. Алга, Татарстан!" - дип котлаган парламент рәисе.
Фото: gossov.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0