Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты

https://tnv.ru

20 Апрель 2026, 17:24

8

0

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашып, ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләрен карады. Бу хакта Рәис матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ул «Иннопром Үзәк Азия» күргәзмәсен Үзбәкстан һәм башка Үзәк Азия илләре белән элемтәләрне киңәйтү өчен мөһим мәйданчык дип атады.

Миңнеханов соңгы елларда хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын, Татарстан предприятиеләренең Үзбәкстан базарында актив эшләвен әйтте.

Абдулла Арипов Татарстан делегациясенә рәхмәт белдереп, Рөстәм Миңнехановның уртак проектлар үсешенә шәхси өлешен югары бәяләде.

Очрашуда шулай ук Үзбәкстан делегациясен майда узачак KazanForum халыкара икътисадый форумына чакырдылар.

Фото: rais.tatarstan.ru/tat

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар