Онлайн трансляция

Свернуть

Минскида зур сөйләшү: Татарстан белән Белоруссия хезмәттәшлекне киңәйтә | Адымнар

Минскида зур сөйләшү: Татарстан белән Белоруссия хезмәттәшлекне киңәйтә | Адымнар

https://tnv.ru

01 Июнь 2026, 09:08

6

0

Минскида зур сөйләшү: Татарстан белән Белоруссия хезмәттәшлекне киңәйтә | Адымнар
Бу атнада Татарстан делегациясе халыкара дәрәҗәдә зур сәфәр кылды. Республика — Белоруссия белән эшлекле багланышларын арттырмакчы. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә монда ике вице-премьердан — аның берсе сәнәгать, икенчесе авыл хуҗалыгы өчен җаваплы, 40 эшмәкәрдән һәм предприятие җитәкчеләреннән торган төркем барды.

Сәфәргә нәтиҗә ясап әйткәндә, аның югары дәрәҗәдә узуын — Рәисне Белоруссия Президенты Александр Лукашенконың шәхсән кабул итүе күрсәтә. Бездән баручылар — очрашуларның, сөйләшүләрнең конкрет, ягъни тәгаенләштерелгән тәкъдимнәрдән, проектлардан торуын әйтә. Әле Минскидан кайтып киткәнче үк, Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләргә яңа бурычлар билгеләгән.

Әйтик, Казан бн Брест арасында яңа авиарейс ачу мәсьәләсен караячаклар. Белоруссиядә бетон юллар сала башлаганнар — бу безнең өчен дә файдалы булыр иде. Шулай ук, Татарстан җитәкчелеге — МЧСның халыкны гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тоту тәртибенә өйрәтү үзәген охшаткан. Шулай ук, предприятиеләрнең кооперация хезмәттәшлеге яңа форма буларак каралачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар