Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау башланды

Татарстанда Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау башланды

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2026, 08:10

45

0

Татарстанда Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау башланды
Татарстанда Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау буенча өч көнлек тавыш бирү башланды. Сайлау 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары көн саен 08:00дән 20:00гә кадәр эшли.

Дәүләт Думасы депутатларын сайлау белән беррәттән, республикада Биектау бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау да уза. Шулай ук республиканың 40 районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлыйлар.

Исегезгә төшерәбез, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республикакүләм фотоконкурсы узачак. Татарстанның һәр гаиләсе конкурста катнашып, өч Sollers ST8 автомобиленең яки 33 iPhone 17 смартфонының берсен отарга мөмкин. Моның өчен фотосурәтне 18 сентябрьдә 08:00дән 20 сентябрьдә 20:00гә кадәр урнаштырырга кирәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар