Онлайн трансляция

Свернуть

19 сентябрьгә Татарстанда сайлаучыларның 57,8% тавыш биргән

19 сентябрьгә Татарстанда сайлаучыларның 57,8% тавыш биргән

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2026, 21:00

19 сентябрьгә Татарстанда сайлаучыларның 57,8% тавыш биргән
«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, 19 сентябрьдә 20:00гә Татарстанда сайлаучыларның 57,8 проценты тавыш биргән.

Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00—20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Иртәгә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек республикакүләм «Всей семьей на выборы» телемарафоны эфирга чыгачак.

Исегезгә төшерәбез, #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы 18-20 сентябрьдә уза. Татарстанның һәр гаиләсе 18 сентябрьдә 08:00дән 20 сентябрьдә 20:00гә кадәр фотосурәт урнаштырып, өч Sollers ST8 автомобиле яки 33 iPhone 17 смартфонының берсен ота ала.

Фото: ЦИК РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар