Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның 13 муниципалитетында җылылык бирә башлаганнар

Татарстанның 13 муниципалитетында җылылык бирә башлаганнар

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2026, 17:45

Татарстанның 13 муниципалитетында җылылык бирә башлаганнар
Татарстанның 16 муниципаль берәмлегендә җылыту сезонын башлау турында карар кабул ителгән. Шуларның 13ендә йортларга җылылык бирү башланган.

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Торак фонды буенча 18 244 әзерлек паспортыннан 18 234е системага кертелгән. Биш муниципалитетта бу эш әле тәмамланмаган.

Җылылык белән тәэмин итү оешмалары әзерлек паспортларын 2026 елның 1 ноябренә, муниципаль берәмлекләр 20 ноябрьгә кадәр алырга тиеш.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар