Онлайн трансляция

Свернуть

Фәрит Габделганиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

Фәрит Габделганиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2026, 14:57

151

0

Фәрит Габделганиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Габделганиев сайланды. Аның кандидатурасын 81 депутат хуплады.

Исегезгә төшерәбез: Фәрит Габделганиев VII чакырылыш депутаты итеп Биектау бермандатлы сайлау округы буенча сайланды. Ул сайлаучыларның 64,9% тавышын алды, сайлаучыларның килү күрсәткече 88,14% булды.

Фәрит Габделганиев кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте. Парламент утырышы алдыннан партия әгъзалары фракция утырышында аны бертавыштан хуплады.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар