Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Габделганиевны Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Габделганиевны Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2026, 15:46

5

0

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Габделганиевны Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәрит Габделганиевны республика Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады һәм аңа уңышлы хезмәт теләде.

«Фәрит Солтан улы яхшы юл узды: шәһәрдә дә эшләде, министрлыкларда да хезмәт куйды. Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү кысаларында бик күп эш башкарды», — дип ассызыклады Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, нәтиҗәле эшләү өчен тиешле күнекмәләр кирәк. Габделганиевка аларны үзләштерүдә ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм тәҗрибәле урынбасарлар ярдәм итәчәк.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар