https://tnv.ru
28 Сентябрь 2026, 17:03
4
0
Атнаның төп сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәсе. Кампания тәмамланды-тәмамлануын, әмма аңа нокта куелмады әле. Чөнки ил парламентына кемнең төп-төгәл эләгәчәген белергә кирәк, анда керүчеләрнең кайсы вазыйфада эшлиячәге хәл ителә. Мөһим мәсьәлә - закон чыгару органында һәм федераль башкалада Татарстан мәнфәгатен яклаячак депутатлар ничәү булачак? Шунысы да бар: мондый зур сәяси кампания үзе артыннан башка кадр үзгәрешләре дә алып килә. Анысын хакында башка вакытта сөйләшербез, ә бүген сайлауның нәтиҗәсен тәгаенлик.
Безнең Республикада нәрсә ярылып ята? Күпчелек сайлаучыларның участокларга килүе, “Бердәм Россия”нең җиңүе һәм беренче өчлектәге ссоставның үзгәрүе. “Бердәм Россия”, КПРФ һәм “Новые люди”. Ахыргы партиянең электораты бу исемлектән ЛДПРны төшереп калдырды, дигән сүз.
Шуны әйтергә кирәк, сайлауның нәтиҗәсен фаразлаганда ук - “Бердәм Россия”нең җиңәчәге ачык иде. Ә менә аннан соңгы урыннарны кем бүлешер дә, кем 5%лы чикне уза алыр дигән интрига сакланып килде. Әйтик, Россия буенча беренче өчлек исемлеге Татарстанкыннан аерылып тора. Анда Новые люди түгел, ә ЛДПР калган.
Сайлау саннарын нәтиҗәләр күзлегеннән Люция Нотфуллина өйрәнде.

Бүлешергә
Комментарии 0