https://tnv.ru
29 Сентябрь 2026, 11:12
11
0
Татарда “халык педагогикасы” дигән төшенчә бар. Ул балага тәрбия, белем бирүдә - милләтнең борынгы традицияләре, тормыш тәҗрибәсе, буыннан буынга күчеп килгән укыту алымнарын күздә тота. Бу - гасырлар дәвамында тупланган мирас. Менә шушы сандыктагы кыйммәтләрне бүген балага "саргайган тукыма кисәге" түгел, ә "заманча күлмәк" итеп ничек тәкдим итәргә? Әлбәттә, цифралы технологияләр, уен аша, барысын музыка белән төреп биреп, ди Татарстанның алдынгы карашлы тәрбиячеләре.
Бөтен Республикадан шушындый кызыклы идеяләрне дүртенче елын рәттән бездә “Туган тел” фестивале туплый. Ул туган телне мәктәпкәчә өйрәтү һәм популярлаштыру буенча буенча төп чара булып тора. Чөнки монда тәрбиячеләр китаптан укып белгән методиканы түгел, ә көндәлек эшендә кулланган үтемле алымнарын алып килә. Туган тел фестны - Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге туган телләрне саклау комиссиясе һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә - “Бала-сити” мультилингваль балалар бакчалары челтәре оештыра. Монда 4 елда йөзләгән методикасы тәкъдим ителгән. Иң яхшылары бакчаларга әсбап итеп таратыла.
Бакчаларга туган телен белгән балалар киләме? 15 елдан татарча сөйләшкән буын булырмы? Педагогларны бүген нәрсә борчый? - Илгиз Шәкүров материалы.

Бүлешергә
Комментарии 0