Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан хастаханәләренә гриппка каршы 915 мең доза вакцина китерелгән

Татарстан хастаханәләренә гриппка каршы 915 мең доза вакцина китерелгән

https://tnv.ru

06 Октябрь 2026, 09:50

Татарстан хастаханәләренә гриппка каршы 915 мең доза вакцина китерелгән
Татарстанның медицина оешмаларына гриппка каршы 915 450 доза вакцина китерелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, вакциналарның составы әлеге вакытта таралган штаммнарны исәпкә алып тулысынча яңартылган. Алдагы сезонда А төркемендәге H1N1 («Миссури») һәм H3N2 вируслары, шулай ук В төркемендәге грипп вирусы таралыр дип фаразлана. Прививка әлеге вируслардан сакланырга мөмкинлек бирә.

Эпидемиолог вакцинациянең алдан язылмыйча үткәрелүен искәртте. Прививканы мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча яшәү урынына караган поликлиникада 8:00дән 19:00гә кадәр ясатырга мөмкин.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар