https://tnv.ru
09 Ноябрь 2026, 14:13

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Миңнеханов республикадагы хәлнең тотрыклы булуын һәм төп икътисади күрсәткечләрне хәбәр итте.
Татарстанның тулай төбәк продукты 3 триллион 760 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткеченең 102,9 процентына тиң. Сәнәгать җитештерүе 3 триллион 880 миллиард сумга җитеп, 5,9 процентка арткан.
Төзелеш эшләре күләме 500 миллиард сум, ваклап сату әйләнеше 1 триллион 102 миллиард сум булган. Нефть чыгару һәм эшкәртү, шулай ук «СИБУР», «Нижнекамскнефтехим», «Казаньоргсинтез», «Аммоний» һәм «КАМАЗ» предприятиеләре тотрыклы эшли.
Казанның Горбунов исемендәге заводында җитештерү линияләре эшли башлаган. Алдагы өч елда анда 20 очкыч чыгару планлаштырыла.
Очрашуда шулай ук газлаштыру мәсьәләсе дә күтәрелгән. Татарстанда 34 700 хуҗалык газга тоташтырылган. Владимир Путин республикага күп кенә юнәлешләрдә лидерлык позицияләрен саклап калуны теләде.
Фото: kremlin.ru

Бүлешергә
Комментарии 0