Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда туры трансляция: «Ак Барс» «Торпедо»ны кабул итә

ТНВда туры трансляция: «Ак Барс» «Торпедо»ны кабул итә

https://tnv.ru

09 Ноябрь 2026, 17:50

ТНВда туры трансляция: «Ак Барс» «Торпедо»ны кабул итә
9 ноябрьдә «Ак Барс» Фонбет КХЛ чемпионатының даими сезонында «Торпедо» белән очраша. Казандагы «Татнефть Арена» боз сараенда узачак матч 19:00 сәгатьтә башлана. Уенны ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.

Соңгы матчта казанлылар үз бозында «Трактор»га 3:5 исәбе белән оттырды. «Торпедо» исә өйдәге очрашуда Мәскәүнең «Динамо» командасын 4:3 исәбе белән җиңде. Сезон сериясендә түбән новгородлылар алда бара — 2:0.

«Ак Барс» составында һөҗүмче Артём Галимов уйнамаячак. «Торпедо»га һөҗүмчеләр Михаил Воробьёв һәм Кирилл Свищёв ярдәм итә алмаячак.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар