Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда олимпиадада катнашкан 12 укучы агуланып хастаханәгә эләккән

Казанда олимпиадада катнашкан 12 укучы агуланып хастаханәгә эләккән

https://tnv.ru

17 Январь 2025, 17:29

342

0

Казанда олимпиадада катнашкан 12 укучы агуланып хастаханәгә эләккән
Татарстанда укучылар «Дуслык» сәламәтләндерү үзәгендә агуландылар. Бу хакта РИА «Новости» ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә «Дуслык» үзәгендә өлкән сыйныф укучыларының химия буенча олимпиадада катнашуы турында мәгълүмат барлыкка килде. Ашханәдә төшке аштан соң балаларның хәле начарлана. Аларның 12сен эчәк агулану билгеләре белән йогышлы авырулар хастаханәсенә салганнар.

Министрлык мәгълүматы буенча, балаларның хәле канәгатьләнерлек. Аларга кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә. Тикшерү Комитеты "куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү" факты буенча җинаять эше кузгатты.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар