https://tnv.ru
20 Май 2025, 16:24
175
0

Бүген Татарстанның Лаеш районында күпләп балалар агуланган. Республиканың тикшерү комитеты вакыйганың ничек килеп чыгуын ачыклый. "Иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТНВ хәбәрчеләре.
Гадәттән тыш хәл Усад авылындагы "Инноватика күп профильле мәктәбендә теркәлә. Башлангычта белем алучы берничә бала эч авырта һәм косасы килә, дип әти-әниләренә зарланган.
Аңарчы алар мәктәп ашханәсендә тукланган, дип фаразлыйлар. Кайберләрен әти-әниләре алып китә. Урынга район Башкарма комитеты, туклану департаменты, Роспотребнадзор белгечләре килә. Алар - ризык, су, ашханәдәге өстәлләрдән чисталыкка үрнәкләр алып, лабораториягә җибәрә. Хәзер нәтиҗәләрен көтәләр. Лаеш районы прокуратурасы тикшерү алып бара.
Бу һәм башка яңалыклар турында бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0