Онлайн трансляция

Свернуть

Питбайк, тәрәзә, ваемсызлык: балалар гомере ни өчен өзелә? | Адымнар

Питбайк, тәрәзә, ваемсызлык: балалар гомере ни өчен өзелә? | Адымнар

https://tnv.ru

01 Июнь 2026, 11:12

96

0

Питбайк, тәрәзә, ваемсызлык: балалар гомере ни өчен өзелә? | Адымнар

Дүшәмбедән җәйге каникуллар башлана. Гадәттә шушы чорда балалар катнашындагы фаҗигаларнең саны арта. Кичә Бөгелмә районында питбайк бн идарә иткән кыз туктый алмыйча, баганага бәрелеп үлде. Артына 13 яшьлек дус малае утырган. Аны хастаханәгә алып китәләр. Мотоцикл шушы малайныкы булган, әни-әнисе аны күптән түгел генә сатып алган. Нәкъ шушындый авария 2 атна элек Биектауда да булган иде. Анда шулай ук питбайкта барган 2 бала авариягә очрады. Пассажир кыз һәлак булды.

Үлүче балалар исемлегендә 3 яшьлек сабый да бар. Бу атнада ул Чаллыда тәрәзәдән егылып төшеп үлде. Минемчә, майның әлеге саннары әти-әниләрнең йөрәгенә үтеп керергә тиештер. Ни өчен алар йөрергә хокукы булмаган яшьтәге балага шундый техника алып бирә? Нигә кадерле сабыен өйдә караучысыз калдыра?

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар