Онлайн трансляция

Свернуть

Архангельскта табиблар пациентның күзеннән талпан алган

Архангельскта табиблар пациентның күзеннән талпан алган

https://tnv.ru

25 Июнь 2026, 15:48

345

0

Архангельскта табиблар пациентның күзеннән талпан алган
Архангельск клиник офтальмология хастаханәсендә табиблар пациентның күзенә кадалган талпанны алган. Бу хакта медицина учреждениесенең рәсми социаль челтәрләрендә хәбәр ителгән.

Ир-ат табибларга уң күзендәге кискен авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән. Ул бакчада ял иткән була. Күз табибы Алексей Пихтулов әйтүенчә, бу аның практикасында беренче шундый очрак булган.

Операция якынча ун минут дәвам иткән һәм уңышлы узган. Пациентны инфекционистка җибәргәннәр.

Фото: magnific.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар